71 posts

ура, я! яратам 💗
ТАБИГАТЬ КЫЗЫ
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр. Ә кызларга? Миңа калса, бу әйтем әңгәмәдәшемә дә туры килә. Ул — яшь рәссам, волонтер-эколог,Show more Яр Чаллы шәһәренең Экология һәм табигатьне саклау юнәлеше лидеры... Аның һәр мавыгуы артында зур теләк һәм көч ята. Шулай булмаса, әллә ничә эшкә берьюлы тотынып булмыйдыр. Сүзем — Яр Чаллы шәһәре кызы, А.С. Пушкин исемендәге 78нче лицей укучысы Самира Хөсәенова турында. Самира бик яратып рәсем ясый. Рәсем сәнгате буенча җиңүләре дә шактый. Күптән түгел Самира рәссамнарның «Чәчәкләр һәм җиләк-җимеш» халыкара АРТель конкурсында «Укучы» категориясендә 1нче урын яулады.

— Бик матур рәсемнәр иҗат итәсең... Бу шөгылең белән кайчаннан кызыксынасың?
— Мин 4 яшьтән рәсем ясыйм. Сәнгать мәктәбенә әнием алып килгән иде. Инде 10 ел сәнгатьтә кайныйм һәм иҗат белән шөгыльләнүемне дәвам итәм.
— Волонтерлык белән кызыксынуың ничек башланды? Ни өчен ул өлкәне сайладың?
— Кызыксыну балалар һәм яшьләр хәрәкәтенә кергәннән соң барлыкка килде. Монда мин волонтерлык һәм иҗтимагый эшчәнлекнең мөмкинлекләре турында белдем. Үземне дә сынап карарга булдым!
Бу хәрәкәттә кайнаучылардан уңай эмоция ташый. Алар игелекле эшләрнең бөтен матурлыгын күрсәтә. Һәм тагын мөһим әйбер — волонтерлык, югары уку йортына кергәндә, өстәмә баллар бирә.
— Һәр кеше волонтерлар төркеменә кушыла аламы?
— Әлбәттә! Бары тик игелекле эшләр башкару һәм кешеләргә ярдәм итү теләге булырга тиеш. Күңелең кая тели, шунда волонтер булырга мөмкин. Моның өчен Добро.рф сайтында теркәлергә кирәк. Анда волонтерлык сәгатьләре язылып бара, һәм үзеңнең волонтер китабыңны күзәтеп торырга була.
— Табигатьне бик яратасың. Экология нәрсәсе белән җәлеп итте?
— Кемне яисә нәрсәне дә булса коткарып калуыбыз һәм дөньяга ярдәм итүебез белән җәлеп итә.
— Бу кадәр эшкә өлгерергә дә кирәк... Вакытыңны ничек дөрес итеп бүләсең?
— Барысын да вакытында эшләргә тырышам. Бурычларымны блокнотка язып куям, аннан эшләрнең үтәлешен күзәтәм. Һәр эшкә билгеле бер вакыт бүләм. Әгәр буш вакытым бар икән, ял итәм. Күп очракта эшне соңгы моментта тәмамлыйм. Кайвакыт проектлар өстендә төннәр буе утырам. Ләкин бу гадәтемнән котылырга тырышам.
— Без сине күбрәк рәссам буларак беләбез. Нинди рәсемнәр төшерергә яратасың?
— Пейзажлар. Алар биг-рәк тә шәп килеп чыга. Минем яраткан ысулым — мазкалы техника. Шул рәвешле ясалган эшләр матуррак кебек.
— Иң озак ясаган рәсемең нинди? Һәм аңа ничә сәгать вакытың китте?
— Гадәттә, бер эшкә берничә көн яки атна сарыф итәм. Кайвакыт эшләр бик тиз башкарыла. Иң озак төшергәне «Минем Россия» Халыкара балалар рәсеме конкурсына ясалган иде. Бу картинаны бер ай чамасы эшләдем. Анда Ватаныбыз тарихын чагылдырдым. Үзем өчен бик зур формат — А2 битенә ясадым. Күп вакыт булачак картинаны күз алдына китерү һәм вак детальләрне ясау өчен сарыф ителде. Шулай да мин аны башкарып чыктым!
— Рәсемнәреңне кемгә дә булса бүләк итәсеңме?
— Әйе. Картина — бик яхшы бүләк. Туганнар һәм дусларым өчен рәсем ясыйм. Аларның һәркайсы минем эшемнән канәгать, яратып кабул итәләр.
— Үзең иҗат иткән берәр герой белән чынлыкта очрашасың килер идеме?
— Бервакыт мин «А зори здесь тихие» (12+) фильмының кадрын картинага төшердем. Менә шундагы актерлар белән очрашуыма бик шат булыр идем.
— Әгәр дә сиңа, Җир йөзендәге үзең теләгән урынга барып, шунда рәсем төшерә аласың, дисәләр, кая юл тотар идең?
— 2023 елда "Артек"ның бишенче сменасында туристлар отрядына эләктем. Шунда беренче тапкыр тауларга мендем. Бик текә һәм матур иде анда! Бүгенге көндә дә алар мине җәлеп итә.
— Киләчәктә кем буласың килә?
— Тормышымны биология белән бәйләрмен, мөгаен. Медицинага китәрменме, ә, бәлки, башка белгечлеккә... Вакытым бар әле, хәл итәргә өлгерермен. Мондый карарны ашыкмыйча кабул итәргә кирәк, дип саныйм.
Әңгәмәдәш — Гөлинә Гусамова.
15 people reacted
200 views
Хусаинова Самира Ильдаровна 🤍

~Школьный тематический клуб "Юннаты. Это первые" Show more
~городской тематический клуб направления Экология и охрана природы "Береги планету!" 💚

участник конкурса «Лидер Набережных Челнов 2025»

~Лидер Совета первых первичного отделения «Движение первых» 14-16 лет
50 people reacted
1.1K views
📍14.12.24
Республиканская премия в сфере добровольчества Добрый Татарстан 🧡
Show more
я лауреат премии в номинации Волонтёр года в сфере экологии! 💚

была проделана огромная работа! с августа мы трудились над заданиями, выполняли их и писали посты. потом мы прошли очную защиту, а сегодня награждение! 🤍

очень почетно, приятно и радостно! 💛

в следующем году идем за победителем!
43 people reacted
408 views
hb'14 🤍

с днем рождения меня! ❣
65 people reacted
661 views
любимая семья СДО 💛
02.12.24 - 04.12.24
43 people reacted
463 views