Суп получается невероятно вкусный

Попробуйте приготовитьShow more
Семья будет в восторге

Ингредиенты:

Шампиньоны - 400 гр
Курица - 300 гр
Сыр плавленый - 200 гр
Вода или бульон - 4 л
Морковь - 1 шт
Картофель - 4-5 шт
Лук - 1-2 шт
Специи (по вкусу)
Зелень, укроп, кинза (по вкусу)
Соль, специи (по вкусу)
Растительное масло для жарки - 30 мл

🔥Приготовление:

1. Лук обжариваем до полуготовности на смеси растительного и сливочного масел, добавляем к нему натертую морковь и жарим до готовности.
2. Отдельно обжариваем нарезанные грибы сначала на сухой сковороде, как только выпарится влага, добавляем растительное масло и продолжаем жарить до золотистого цвета, в конце посолить.
3. Курицу можно отварить (бульон использовать для супа) или обжарить с добавлением специй. Картофель отправляем вариться в кипящую воду до полуготовности.
4. Затем в кастрюлю отправляем зажарку, грибы, курицу и плавленый сыр, солим и добавляем специи по вкусу. Варим до готовности, в конце добавляем зелень и можно подавать

Приятного аппетита!
1 person reacted
16 views
ТЕЛӘК ТЕЛӘУ ДОГАСЫ.
(КӨНДӘ УКЫ).

🍀Әгузү билләһи- минәш-шәйтанир-раҗим.
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиимӘлхәмдүлилләәһи раббил-гәәләмиин. Вәс-саләәтү вәс-сәләәмү гәләә расүүлинә Мүхәммәдин вә гәләә әәлиһи вә әсхабиһи әҗемәгыйн.

--Йә, Раббым!
Авыруга - шифа бир, мохтаҗга - хәерле ризык бир, адашканга - туры юл күрсәт, әҗәтлегә - ярдәм ит, бәлагә төшкәнгә - чыгу юлын күрсәт!

--Йә, Раббым!
Бала-оныкларга, киләчәк буыннарга тәүфыйк, һидаять бир.
Гыйлем һәм итагатьтә үсеп, аларга бездән хәерлерәк буын булырга язсын!

--Йә, Раббым!
Гаилә кормаганнарга - хәерле хәләл җәфетләр, баласы булмаганнарга - изге балалар бир.

🍀Аллааһүммә раббәнәә әңзилнәә мүңзәләм мүбәәракә вә әңтә хайруль мүңзилиинә.

--Әй, рәхимле, шәфкатьле Раббым!
Җирләр дә, күкләр дә Синең әмереңә буйсына.
Бөтен сөенечләр һәм хәсрәтләр Синең кулыңда.
Теләгән бәндәләреңә һәм теләгән җирләргә Син бәрәкәтләр иңдерәсең.
Теләсәң, ул бәракәтләрне ала да аласың.Show more
---Әй, Раббым!
Торган нигезләребезгә бәрәкәтеңне, рәхмәтеңне, нурыңны һәм сакчы фәрештәләреңне иңдер!
Анда яшәүчеләрнең тәннәренә — сихәт, җаннарына — тынычлык, калебләренә һидәят нурын иңдер һәм араларына өлфәт-мәхәббәт насыйп ит!

🍀Әй, Хафиз булган Аллааһ! Нигезләребезне һәм гаиләләрбезне күзләребез күрә алган һәм күрә алмаган бөтен начарлыклардан сакла!
Шушы нигездә сөенеп, шатланып, киң ризыклар белән ризыкланып, озын гомердә яшәүләрне насыйп ит!

🍀Раббәнәә әәтинә фиддүн-йәә хәсәнәтә вә фил әәхыйрати хәсәнәтә вә кыйнәә гәзәәбәннәәр. Әәмиин!
Йә Раббил Гәләмиин!🤲
0 people reacted
16 views
❗Бу доганы уз узегезгә гел кылыгыз❗

🤲Әгузү билләһи- минәш-шәйтанир-раҗим.
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим
 🤲Йә, Аллаһым, мине гөнаһларымнан, бәхетсезлектән, кабер газабыннан, көферлектән сакла. Мине түбәнлеккә төшерә торган әхлактан, миңа зыян китерә торган дустан, мине Синнән ерагайта торган өметтән, Сине оныттыра торган ярлылыктан сакла.
Йә, Раббым, мине һәлак итү куркынычы булган байлыктан да сакла.

Йә, Аллаһ, Син Үзеңнең иң яхшы колларыңа биргән бөтен яхшы нәрсәләрне миңа да бир, һәм Кыямәт көнендә Үзеңнең йөзеңне борачак нәрсәләрдән сакла мине. Минем җанымны мөселман хәлемдә ал, һәм мине яңадан терелткәндә мөселман хәлемдә терелт мине, Үз рәхмәтең белән бүләклә һәм Үзеңнең ләгьнәтеңнән сакла.

Йә, Раббым, әлегә мин исән чакта Син Үзеңнең колларыңны ничек яклыйсың, мине дә шулай якла, бакыйлыкка күчкәч, минем гөнаһларымны гафу ит һәм миңа рәхмәтле бул!

Аллаһым, яшәү минем өчен хәерле булса, мине исән-сау яшәт, әгәр минем өчен үлем хәерлерәк булса, миңа жинел үлем бир.

Йә, Аллаһым, үлгәндә мине дәҗҗәл фетнәсенә катнаштырма. Минем җанымны хак диндә килеш һәм иреннәремдә шәһадәт биргән хәлдә ал һәм мине Исламда булмаган килеш үлүдән, кабер газабыннан, бу тормыштагы бәхетсезлектән һәм бәла-казадан да сакла. Миңа ике дөньяда да бары тик яхшылыклар гына бир.
Show more
Йә, Аллаһ, Үзеңне танырга һәм яратырга ярдәм ит, Үзеңнән генә курка торган йөрәк бир. Сине гел искә алырга һәм Син кушканнарны үтәргә ярдәм ит. Син тыйганнардан тыелырга көч бир!
Сине яратмаудан Үзең сакла мине.

Йә, Аллаһым, миңа Үзең риза булырдай гүзәл холык һәм Сиңа мөрәжәгать итәрдәй белем бир. Дөнья нигьмәтләренең рөхсәт ителгәннәрен генә бир. Синнән башкаларга гыйбадәт кылудан мине Үзең сакла, һәм Сиңа гына гыйбадәт кылып яшәргә көч бир.

Йә, Аллаһ, Минем гамәлләремне кабул ит, йөрәгемне икейөзлелектән һәм риядан сакла. Телемне ялганнан чистарт, күзләремне хыянәттән сакла.
Йә, Аллаһ, күз хыянәтен һәм йөрәкләрдә яшерелгәннәрне Син генә беләсең!

Йә, Раббым, мин Синнән, иман байлыгы, ышаныч, холкымның яхшыруын, кешеләр белән килешеп яши белүне һәм язмышыма язылганнардан риза булуымны ялварып сорыйм!

Йә, Аллаһ, Син яраткан гамәлләрне генә кылырга, Син яратмаганнардан тыелырга Үзең көч бир миңа. Сина йөрәгем белән тартылуны һәм Сиңа камил рәвештә сыенуны насыйп ит.
Пәйгамбәребез с.г.в. сөннәте кушканнарны үтәргә ярдәм ит.

Йә,  Аллаһ, Син - Раббым, минем һәм Синнән башка гыйбадәт кылырга яраклы башка бер Иләһ юк. Син мине яраттың, ә мин Синең колың, һәм мин көчем җиткән кадәр Сиңа тугрылыклы булачакмын.

Йә, Раббым, мин кылган гөнаһларымнан Сиңа сыенам, Синең тарафтан миңа карата кылынган мәрхәмәтеңне таныйм, һәм Үземнең гөнаһымны да таныйм. Гафу ит мине, чынлыкта, Синнән башка гөнаһларны беркем дә гафу итми!
0 people reacted
18 views
Төнлә уянган кешенең укый торган догасы:

لَآ إِلَهَ إِلَّا اللهُ وَحْدَهُ لَا شَرِيكَ لَهُ لَهُ الْمُلْكُ وَلَهُ الْحَمْدُ وَهُوَ عَلَى كُلِّ شَيْءٍ قَدِيرٌ .

وَالْحَمْدُ لِلَّهِ وَسُبْحَانَ اللهِ وَلَآ إِلَهَ إِلَّا اللهُ وَاللهُ أَكْبَرُ وَلَا حَوْلَ وَلَا قُوَّةَ إِلَّا بِاللهِ .

"Ләә иләәһә илләллааһү вәхдәһүү ләә шәриикә ләһ. Ләһүл-мүлкү вә ләһүл-хәмдү вә һүә галәә күлли шәй-ин кадиир. Вәл-хәмдү лилләәһ. Сүбхәәнәллааһи вә ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр вә ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһ".

(Аллаһыдан башка илаһ юк. Аның дусты һәм охшашы да юк. Мөлек — Аныкы, Мактау да — Аңадыр. Аның һәр нәрсәгә көче җитә. Мактау — Аңадыр. Аны тәсбих итәм. Аннан башка илаһ юк һәм Ул һәр нәрсәдән бөектер. Көч һәм куәт иясе Ул гынадыр).

Пәйгамбәребез (с.г.в.) төннәрен уянган вакытта шушы доганы да укый торган булган:

لَآ إِلَهَ إِلَّآ أَنْتَ سُبْحَانَكَ اللَّهُمَّ أَسْتَغْفِرُكَ لِذَنْبِى وَأَسْئَلُكَ رَحْمَتَكَ . اللَّهُمَّ زِدْنِى

عِلْمًا وَلَا تُزِغْ قَلْبِى بَعْدَ إِذْ هَدَيْتَنىِ وَهَبْ لِى مِن لَّدُنْكَ رَحْمَةً إِنَّكَ أَنْتَ الْوَهَّابُ

"Ләә иләәһә илләә әнтә сүбхәәнәк. Әллааһүммә әстәгьфирукә лизәнбии вә әс-әлүкәShow more рахмәтәкә. Әллааһүммә зиднии гыйльмән вә ләә түзигъ кальбии бәгъдә из һәдәйтәнии вә һәблии мин ләдүнкә рахмәтән иннәкә әнтәл-вәһһәәбе".

(Аллаһым! Синнән башка илаһ юк. Сине тәсбих итәмен. Аллаһым! Гөнаһларым өчен Синнән мәгъфирәт сорыйм. Синең рәхмәтеңне телим. Аллаһым! Гыйлемемне арттыр, һидаятькә ирештергәннән соң күңелемне адаштырма. Үз тарафыңнан миңа мәрхәмәт кыл, чөнки Син күп бирүчесең.)

Пәйгамбәребез (с.г.в.) йокларга ятканда укыган башка догалар да бар. Аларның берсе түбәндәге дога.

Ул түшәккә ятканда кулларын берләштерә, эчләренә өреп "Ихлас", "Фәләкъ" һәм "Нәс" сүрәләрен укый, учларына өрә, өч мәртәбә тәнен сыйпый торган була.

Монда без ана телебездә укылырга һәм бала​ларыбызга өйрәтергә мөмкин булган бер дога китереп узабыз:

"Аллаһым! Синең исемең белән ятамын. Синең исемең белән торырга насыйп ит. Миңа, ата-анама, кардәшләремә һәм гаилә әгъзаларына сәламәтлек һәм сихәт бир. Безгә дәресләребездә, эшләребездә уңышлар бир, ярдәмеңнән ташлама. Дөньяның башка мәмләкәтләрендә яшәгән һәм Сиңа инанган, бәйсезлекләрен югалткан кардәшләребезгә ярдәм кулын суз, Аллаһым!"
0 people reacted
21 views
🕌🤲СӘДАКА БИРГЕН КЕШЕ УКЫРГА ТИЕШ :
🤲Бисмилләһир-рахмәнир-рахим
Раббәнә тәкаббәл миннәә иннәкә әнтәс-сәмиигуль-галиим.Әәмиин!🤲Show more
Мэгьнэсе:
“Әй, Раббыбыз! Бу сәдаканы бездән кабул ит, дөрестән дә, Син ишетүче һәм белүчесең.Әәмиин!🤲

🕌🤲СӘДАКА АЛГАН КЕШЕ УКЫРГА ТИЕШ:

🤲Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.
Әллаһүммә тәкаббәл фитратәһү үә сыямәһү үәстәҗиб дүгә’әһү үәгъфир зүнүбәһү үә әккид имәнәһү үә әксир әмүәләһү үә үәффикъһү галә хайри мәкасыйдиһ.Әәмиин!🤲

Мәгънәсе: “Әй Аллаһы, (бирүченең исеме) фитыр сәдакасын вә уразасын кабул кыл, догасын кабул кыл һәм гөнаһларын гафу кыл, вә дәхи аның иманын куәтле кыл, аның малларын арттыр һәм аны хәерле максатларына ирештер. Әәмиин!"🤲

(Уз сузлерегез белен дога кылу)
🤲 Аллахы Тэгалэ ризалыгы очен , кин кунелле, изгелекле, иманлы бэндэлэреннен бирелгэн Фитра сэдакаларын хэерле рэхмэтен белэн кабул кыл, Газиз Аллам 🤲🤲🤲 Шушы бэндэлэреннен уразаларын, сэхэрлэрен , ифтарларын , изге гамэл-гыйбэдэтлэрен , догаларын кабул кыл. Изге морат-максатларына ирештер.
Әәмиин!🤲
1 person reacted
21 views