Локман Хәким нәсыйхәтләре
Ислам дөньясында билгеле булган, Коръән китабында искә алынган Локман Хәким дигән хикмәт иясе үз улына шундый нәсыйхәтләр биргән:
- Намазда булсаң – йөрәгеңне сакла. Кешеләр җыелган урында булсаң – телеңне сакла. Чит өйдә булсаң – күзеңне сакла. Табын алдында булсаң – ашказаныңны сакла. Ике нәрсәне онытып, беркайчан да искә алма: үзең кылган игелекне һәм сиңа эшләнгән явызлыкны.
- Беркайчан да тормышыңнан зарланма! Аллаһ ишетеп: “Синең әле авыр тормыш күргәнең юк”, – диеп, күпкә авыррагын бирер. Ни генә булса да: “Аллаһка шөкер, тормышым бик әйбәт!” – диген. Шунда Аллаһ: “Синең әйбәт тормыш әле күргәнең юк”, – диеп, тагын да әйбәтрәген бирер.
- Әгәр Аллаһны шатландырган нәрсәләргә игътибарыңны юнәлтсәң, Аллаһы Тәгалә барлык эшләреңне сине шатландырырлык итеп кайгыртыр

Тэнзилэ апай Гомер бэйрэмен белэн. Сэлэмэтлек, кунел тынычлыгы, иман байлыгы телим. Балалар борчулары курми Бэхетле булып озак яшэргэ язсын.
Татарстан мөфтиенең мөселманнарга мөрәҗәгате:
Әссәламүгаләйкүм, газиз кардәшләр!
Безнең өммәткә авыр көннәр килде. Фәләстыйнда дин кардәшләр күп көннәр дәвамында ни йокы, ни тынычлык, ни сөенү, ни ярдәм, ни яклау күрмәгән вакытта хәзер хәтта йоклау, ашау, көлү, гадәти көндәлек тормышыбыз белән яшәү дә урынсыз кебек тоела... Мин барыгызны да бертуктаусыз, көне-төне кардәшләребез өчен дога кылырга чакырам, чөнки Аллаһның яклавында булган кеше генә җиңәчәк һәм яклау табачак. Аллаһы Тәгалә Фәләстыйн халкына каршы алып барылган кешелексез җинаятьләрне җавапсыз калдырмаячак. Коръәндә әйтелгән:
وَلَا تَحۡسَبَنَّ ٱللَّهَ غَٰفِلًا عَمَّا يَعۡمَلُ ٱلظَّـٰلِمُونَۚ إِنَّمَا يُؤَخِّرُهُمۡ لِيَوۡمٖ تَشۡخَصُ فِيهِ ٱلۡأَبۡصَٰرُ
مُهۡطِعِينَ مُقۡنِعِي رُءُوسِهِمۡ لَا يَرۡتَدُّ إِلَيۡهِمۡ طَرۡفُهُمۡۖ وَأَفۡـِٔدَتُهُمۡ هَوَآءٞ
آية رقم ٤٢-٤٣
سورة إبراهيم
"Аллаһ залимнәр кылган нәрсәләрне белмидер, дип уйлама. Ул аларны күзләр акаеп чыккан көнгә кадәр генә кичектерә. [Син аларны] Башларын [мәҗбүри рәвештә] югары күтәреп һәм [Аллаһы Тәгаләнең хозурында тупланырга чакыручыга таба] ашыккан хәлдә [күрерсең]. Күз кабаклары [куркулары сәбәпле ачык калып] кире йомылмас, күңелләре дә [акыл һәм аңлау сәләтеннән] буш [булыр]”. (“Ибраһим” сүрәсе, 42-43нче аятьләр).
Show more