Саулык сорыйм һәр көн Ходаемнан
Якыннарым өчен,уземә.
Тормыш ямен тоеп яшәр өчен,
Show more
Сәламәтлек кирәк кешегә.
Бу дөньяның бөтен матурлыгы
Күренә бары саулык булганда.
Шөкер итеп яши белү кирәк,
Иң зур байлык-саулык булганга.
Мең рәхмәтләр укыйм Ходаема,
Саулыклардан,димен,аерма.
Бер килгәнбез икән, яшик әле
Нурлар чәчеп матур дөньяга.
Лилия Замалиева
Отправлено через
vk.com/ranks 