
--Зиратта Коръән сүрәләре укырга һәм үлгәннәр өчен дога кылырга кирәк. Гадәттә, анда «Әл Мүлк» (Тәбәрәк) сүрәсе укыла, ләкин башка сүрәләрне укып дога кыларга да мөмкин.
Иң яхшысы, кыска сүрәләрдән бер тапкыр «Фатиха» һәм өч тапкыр «Ихлас» сүрәсен укып дога кылу. Коръән аятләре укыганнан соң түбәндәгечә дога кылына:

дога кылу.
--«Йа, Раббым!
Үзеңнең ризалыгың өчен укылган Коръән аятьләрен укыгандагы хата-кимчелекләрне гафу итеп, Үзеңнең киң рәхмәтең белән кабул ит. Хасыйл булган әҗер-савапларын иң элек барча галәмгә рәхмәт өчен җибәрелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм)нең һәм аның гаиләсенең, атабыз Адәм белән анабыз Һәваның рух шәрифләренә ирештер.
--Шулай ук атабыз Адәм галәйһиссәләмнән алып Мөхәммәд галәйһиссәләмгә кадәр Җир йөзенә килеп киткән барча пәйгамбәрләрнең, сәхабәләрнең, тәбигыйннәрнең, габидләрнең, заһидләрнең, остазларыбызның, мөэмин-мөэминә, мөслим-мөслимәләрнең рух шәрифләренә ирештер.
--Шушы зиратта мәрхүм-мәрхүмә булып яткан барча мөселман кардәшләребезнең рух шәрифләренә ирештер. Һәм шушы кабердә яткан (исемен әйтеп фәлән улы (кызы) фәләннең) рухларына ирештереп рухларын шат кыл, бәндәShow more