1,422 posts

КОРТ ясау рецепты

1 кг корт ясау өчен: 1 кг эремчек, 1 л сөт, 500 г кибет каймагы, 1Show more аш кашыгы үсемлек мае, 1 литр кибет катыгы кирәк.

Кәстрүлгә бер-бер артлы сөт, эремчек, катык, каймак, май салып, көчле утка кайнатырга куябыз. Кайнап чыккач, сүрән утта 5-6 сәгать тотабыз. Болгатмыйбыз. Корт кызара башлагач, шикәр комы өстибез. Шикәр комын һәр кеше үзе теләгәнчә өсти. Корт куе каймак рәвешенә кергәч, табага бушатып, мичкә тыгабыз. Максатыбыз – кортны бераз кипшертү.

Корт әзер, инде гөбәдиягә керешсәк тә була.
0 people reacted
7 views
Яз – гөлләрне күчереп утырту өчен кулай вакыт.
Бүген без орхидея чәчәкләре турында сөйләшәбез. Соңгы елларда бу хуҗабикәләр аеруча яратып тәрбияли торган гөл булып санала.Show more

Үсемлекләрнең сәламәтлеген саклау өчен, аны күчереп утыртуның үзенчәлекләре турында белергә кирәк. Өй шартларында чүлмәкне алыштыру мөһимлеген ачыклый торган билгеләр бар:

- чүлмәк стеналарында суүсемнәр һәм мүк барлыкка килгән. Бу туфракның озак ятуын, начар җилләнүен күрсәтә. Бернәрсә дә эшләмәсәк, тамырлар зур дымлылыктан череп бетәчәк.

тамырлары белән бөтен чүлмәк тулган. Ул үтә күренмәле савытта аеруча яхшы күренә. Бу очракта чәчәкне күләмлерәк сыешлыкка утыртырга кирәк.

тамыр системасының бозылуы. Сәламәт тамырчыклар яшел төстә була. Чүлмәк аша кара, коры яисә күгәреп чыккан тамырлар күренсә, ашыгыгыз.

субстратта бөҗәкләр, корткычлар табылганда.

Һавага чыгып торган тамырларына кагылырга кирәкми, чөнки бу гадәти күренеш, күчереп утыртуны таләп итми.
Яңа савытка күчереп утыртканда гөл стресс кичерә. Бу авыруга китерергә һәм тамырның үсүен беркадәр вакытка туктатырга да мөмкин. Шуңа күрә орхидеяне еш күчереп утыртырга киңәш ителми, 2-3 елга бер тапкыр да җитә. Әгәр дә үсемлекне ашыгыч рәвештә күчереп утырту ихтыяҗы булмаса, нәкъ менә язны көтегез. Ул бу чорда актив үсә. Үсемлекнең берничә ел үсеше дәверендә мондый процесслар була: субстрат таркала башлый, димәк, элекке кебек һава үткәрүчәнлек кими, мүк барлыкка килә. Үзәк өлештәге тамырлар югары дымлылыктан, һава җитмәүдән бозыла. Сабактан аерылган тамырлар кибүдән интегә, бигрәк тә кышкы чорда.

Орхидея өчен яңа савыт сайлаганда, беренче чиратта чәчәк тамыры системасының ихтыяҗларын исәпкә алыр га кирәк. Кибетләрдә төрле чүлмәкләр табарга була. Иң яхшысы дип, үтә күренмәлесе санала. Алар теләсә нинди төстә булырга мөмкин. Мондыйларда тамырлар яхшы күренә, аларга яктылык җитә, чүлмәк стеналарына үсми. Ярым үтә күренмәле гөл савытлары кояш нурлары төшә торган тәрәзә төбе өчен
0 people reacted
10 views
11 Mar at 4:05 pm
Post deleted
0 people reacted
3 views
Үтереп баш сызлаганда нишләргә?[киңәшләр]

Баш үтереп сызлаганда, күзгә ак-кара күренми. Моның ничаклы авыр хәл икәнлеген үз башына төшкәннәр генә беләдер, мөгаен. Табиблар фикеренчә, баш авырту һәм хәтер саегу күбесенчә минең кан тамырлары тараюга һәм вак капиллярларның тыгылуына бәйле. Башка органнарыбыздагы тукымалар кебек, баш миен кан белән тәэмин итүче тамырлар да даими кайгыртуга, аеруча чистартуга мохтаҗ.

Кирәгеннән артык тупланган “начар” холестерин, тозлар, майлар, шлаклар, токсиннар, эреле ваклы тамырлар эчендә утырым рәвешендәге атеросклеротик оершалар хасил итеп, аларның табигый үткәрүчәнлегенә зыян сала. Нәтиҗәдә баш сызлый, күрү һәм хәтер начарлана. Бу хәлдән котылу өчен, учлап дару ашаганчы, кан тамырларын табигый юл белән чистарту һәм киңәйтү күпкә отышлырак һәм арзанрак. Ничә яшькә җитүебезгә карамастан, сау-сәламәт һәм зирәк акыллы булыйк дисәк, түбәндәге файдалы азык-төлекне көндәлек рационыбызга кертү зарур.

“Баллы” әстерхан чикләвеге
Әстерхан чикләвеген иттарткычтан чыгарып, куе ботка хәленә килерлек күләмдә бал кушып болгатабыз. Теләгән кеше берәр чеметем дарчин һәм имбир оны да өсти ала. Шифалы һәм бик тәмле катнашманы суыткычта саклыйбыз, ашар алдыннан көнгә 3 мәртәбә берәр аш кашыгы кабып куябыз.

Бал белән суган согы
1 стакан сыек балга стаканның өчтән бер өлеше күләмендә яңа сыгылган суган согы салып болгатабыз һәм суыткычка куябыз. Бу катнашма бик үк тәмле түгел, әмма файдалы үзлекләре искиткеч. Аны ашар алдыннан көнгә 3 мәртәбәShow more берәр чәй кашыгы күләмендә кабул итәргә кирәк. Кан тамырларын чистартудан тыш, ул организмның чирләргә каршы торучанлыгын да арттыра.

Гранат, алма, кишер соклары
Бу сокларның кибеттән сатып алынганнарын түгел, ә җимешләрдән һәм яшелчәдән яңа гына үзебез сыгып алганын куллану зарур. Көнгә ике-өч мәртәбә, ашар алдыннан яртышар стакан күләмендә эчү сорала. Берничә төрлесен бергә катнаштырып эчү файдалырак.

Әрекмән тамыры төнәтмәсе
Дәвалау курсы – бер ай дәвам итә. Көздән җыеп киптергән тамырларны файдаланабыз. Кичтән 10 г коры әрекмән тамырын термоска салып, өстенә бер стакан кайнап торган су коеп, иртәнгә чаклы шунда төнәтәбез. Сөзеп алгач, суыткычта саклыйбыз. Иртән, ашарга ярты сәгать кала, 4 аш кашыгы төнәтмә эчәбез. Әрекмән тамыры төнәтмәсе, баш миенең кан тамырларын чистартудан тыш, ашкайнату системасы өчен дә бик файдалы эчемлек.

Киптерелгән җимешләр һәм мандарин
Әлеге нигъмәтләр, тәмле булудан тыш, сәламәтлекне яхшырту, кан тамырларын ныгыту сыйфатына ия. Һәр көнне, иртәнге ашка ярты сәгать кала, 1 мандарин, бер-ике аш кашыгы йөзем, ике әстерхан чикләвеге ашарга мөмкинлек тапсак, башыбыз сызлап интектермәс. 15 минуттан лимон салынган яки аның согы сыгылган 1 стакан кайнаган су эчеп җибәрергә кирәк, тагын шулчаклы вакыт үткәч, иртәнге ашка рәхим итәргә дә була.

Югарыда санап үтелгән ысулларның, һичьюгы, бер-икесен генә кулланып карасак та, чагыштырмача тиз арада нәтиҗәсе сизелми калмас. Иң мөһиме: бу табигый азыклар баш миебезне чорнап алган капиллярларны табигый юл белән чистартып, кан йөрешен, матдәләр алмашын яхшыртыр, ми эшчәнлеген нормага салыр. Башның даими авыртуыннан арынырбыз, чигәләр кысудан туктар, йокыбыз тирән һәм тыныч булыр, кан басымы уйнап тилмертмәс, ишемик инсульт куркынычы янамас. Күңел күтәрелер, эшкә сәләтебез артыр. Яхшы хәтер, зирәклек, аек акыл, тиз уйлау сәләте, катлаулы хәлдә дә фикер чуалмау, игътибарны җиңел туплый алу кебек мөһим факторлар күбесенчә кан тамырларының сыгылмалылыгына, чисталыгына бәйле. Күргәнегезчә, моңа ирешү әлләни авыр түгел, җитмәсә, күбесенчә үзебездән тора.

Организмыбыздагы тискәре үзгәрешләргә битараф булмыйча, вакытында чарасын күрергә ашыгыйк. Урын өстенә егылып, кеше күзенә карап тилмереп ятмыйча, якыннарыбызга терәк булып, аларны сөендереп һәм үзебез дә сөенеп яшәргә язсын.
0 people reacted
5 views
Рамиль Галимжановнын сольный концертында…
Эльмира Сулейманова махсус кунак булып килгэн иде..02.03.2022г💔
0 people reacted
4 views