Үлгәнмен дә тарткалашам икән,
Кайтырга дип якты дөньяга.
Тыңлаучы юк, имеш минем
Show more
Очып киткән җаным һавага.
Туктагыз дим,- ничек бик тиз генә,
Сулышымны минем өздегез?
Эшләнмәгән күпме эшләр калды,
Тагын бераз гына гомер бирегез.
Күпме калды сөелмәгән ярлар,
Утыртылмый калган агачлар.
Яр буенда безне кавыштырган,
Пар каенны кем соң кочаклар?
Сизми калдым, хәтта күрмәдем дә,
Балаларның үсеп җиткәнен.
Дөнья куып, ару- талу белми,
Яшьлегемнең узып киткәнен.
Күпме назлы сүзләр калды әле,
Әйтелмичә күңел түрендә.
Бик күп кеше миңа рәнҗегәндер -
Үкенәмен хәзер үзем дә.
- Кайтарыгыз мине кире димен,
Берәр айга гына булса да.
Ялгышларны кире төзәтеп булмый,
Әмма була гафу сорарга.
Уяндым да , кымшанмыйча ятам,
Өнемме соң бу, төшемме?
Әллә инде хак тәгалә мине шулай,
Сынап карарга диеп телиме?
Менә шундый сәер төшләр кереп,
Күрсәттеләр тәмен дөньяның.
Үзе җәннәт- иртән күзең ачып,
Күкрәк тутырып һава сулавың.
Эх дусларым, бергә яшик әле,
Тәмен белеп шушы дөньяның.
Исән чакта кадерләрен белик,
Дус - ишләрнең, якын туганның.
Алда әле гомер озын булыр,
Әллә киресенчә - ялгышам.
Аткан һәр таңымның кадерен белеп,
Яшәп калырга дип ашыгам.
Рәзиф Дәүләт Бикбаулы.