122 posts

🌷🌷🌷🌷🌷🌷🌷

Дога кылу үрнәге

   Барча галәмнәрне юктан бар кылып, Үзенең чиксез нигъмәтләрендә, сый-хөрмәтләрендә яшәтуче Раббыбыз Аллаһ Тәгаләга сансыз шөкерләребез һәм олугларыбыз булсын. Аллаһы Тәгаләнен Рәхмәте булган сөекле Пәйгамбәребезгә (с.г.с.) күңел түрләребездән чыккан догаларыбыз, салаватларыбыз булса иде.
   Йә Раббым, Син безнең йөрәкларебезне иман нуры белән яктырттың, һәм безгә Җир һәм Күкләрдән дә авырырак булган шәһәдәт кәлимәсен әйтергә насыйп иттең. Йә, Раббым, без Сиңа тиешле дәрәжәдә тәкъва булсак иде һәм Сиңа тугъры калсак иде. Сөйләшкәндә хакъ һәм хәерле сүзләр генә сөйләшсәк иде. Һәм Сиңа иманлы хәлдә генә кайтсак иде. Безнең гөнаһларыбызны ярлыка. Йә, Раббым, Син безне юктан бар кылучы, Син тирә юнне безгә хөзмәт итүче. Безне ризык белән ризыкландырасың, иртәләрен безгә таң аттырасың, кичләрен тыныч йокы биреп, безнең тәннәребезгә ял бирәсең; Синең әмереңнән башка агачның яфрагы да селкенми. Син генә безнең догаларыбызны кабул итәсең; Син генә безнең моң зарларыбызны ишетәсең; Син ялваруларыбызны кабул итәсең; Син генә авырлыктан соң җиңеллек бирәсең; хәсрәтләрне сөенечләр белән алыштырасың; Син генә адашкан калебләрне туры юлга күндерәсең; бозык холыкларны төзәтәсең; сукыр күзләрне ачасың; Йә, Раббым, Синнән башка гыйбадәткә лаеклы һич бер зат юк; Синең Рәхим-шәфкатеңә өметләнәбез.
Йә, Раббым, Синең бар кешелеккә җибәргән, тормышы, әхлагы белән безгә үрнәк булган, сөекле Пәйгамбәреңне кабул иттек, Син безгә иңдергән һәр нәрсәгә иман китердек һәм Илчеңә иярдек. Безнең догаларыбызны кабул ит, йә Раббым!Show more
Әминн.

Йә Аллаһым! Авыру бәндәңә шифа бир. Мохтаҗларга хәерле ризык бир. Адашканнарга туры юлны күрсәт. Әҗәтлегә ярдәменне бир. Бәла-казаларга төшкәнгә чыгу юлын күрсәт.
Йә Раббым! Бала-оныкларга, киләчәк буыннарга һидаять бир, гыйлем һәм итагатьтә үсеп аларга хәерлерәк буын булырга насыйп ит. Гаилә кормаганнарга хәерле сөт имгән хәләл җефетләр, баласы булмаганнарга хәерле, тәүфикълы, иманлы балалвр бир.
Йә Рәхмәтле Аллаһым! Барча Галәм, җирләр, күкләр Синең әмереңә буйсына, барча сөенечләр дә Синең кулыңда. Теләгән бәндәләреңне бәхетле итәсең, теләсәң ул бәхетне кире дә аласың.
Йә Раббым! Торган өебезгә нурыңны, бәрәкәтеңне, сакчы фәрештәләреңне иңдер. Тәнебезгә сихәт, җаннарыбызга тынычлык, калебләребезгә һидаять нуры иңдер, өлфәт мәхәббәтеңне сал.
Әй Рәхмәтле Аллаһым! Нигезебезне һәм гаиләбезне күзләр күрә алган һәм күрә алмаган бөтен начарлыклардан сакла. Шушы нигезгә сөенеп, шатланып, кин ризыклар белән ризыкланып озын гомердә Сиңа гамәл-гыйбәдәт кылып яшәүләребезне насыйп кыл.
Әәмиин.

❤️❤️❤️
БАЛАЛАР ӨЧЕН ДОГА КЫЛУ ҮРНӘГЕ

Йә Раббым, мин Синнән Синең гүзәл исемнәрең белән сорыйм. Мин Синнән балаларымны Үзеңнең рәхим-шәфкатеңнән аермавыңны үтенәм.
❤️❤️❤️
Йә Раббым, аларга озын гомер бир, сәламәтлек бир һәм Үзеңә тәкъвалыкта һәм гыйбадәтләреңдә ныгыт. Сәламәтлекләре нык булмаганнарына дәва бир, көчсезләренә көч бир. Йә Раббым, аларның тәннәрен куәтлә, ишетү, күрү сәләтләрен арттыр, кимчелекләрен төзәт һәм аларны Үзеңнең камил бәндәләреңнән кыл.
❤️❤️❤️
Йә Раббым, Үзеңнең рәхим-шәфкатең белән аларны авырулардан, гөнаһлардан, ялгышулардан һәм адашулардан арала, һәм аларны Үзеңә ихлас инанучылардан кыл. Йә Раббым, аларны, бәхәсләшмичә, гөнаһка кермичә һәм хөрмәтсезлек күрсәтмичә ата-аналарын ихластан яратуларын насыйп ит. Йа Аллаһым, миңа аларны әйбәт, югары әхлаклы һәм хаклыкта нык торган кешеләр итеп үстерергә ярдәм ит.
❤️❤️❤️
Йа Аллаһым, үземнең балаларымны мин Сиңа тапшырам. Мин Синнән аларны авырулардан һәм әхлаксызлыктан саклавыңны үтенеп сорыйм. Аларны төннәрен тарала торган явызлыклардан, көн яктысында күз тиюләрдән, кешеләрнең хөсетлегеннән һәм нәфрәтеннән саклау өчен бары тик Үзеңә тапшырам. Аларны төрле яктан - өстән һәм астан, уңнан һәм сулдан, алдан һәм арттан Үзең саклап йөрт. Аларны Сине яратучыларны ярата торганнардан кыл.
❤️❤️❤️
Йә Раббым, аларга бу дөньяда да, яхирәттә дә хәерлесен насыйп ит, Сиңа карата мәхәббәт һәм тәквалыкны арттыручы белем белән бүләклә.
❤️❤️❤️
Йә Раббым, башкалар арасында минем балаларымның дәрәжәсен күтәр һәм аларга шундый уңыш бир, ул аларга бәхет, хәерле тормыш һәм байлык китерсен. Раббым, аларны күңел сафлыгы, игелеклелек, шәфкатьлек, башкаларга ярдәм итәргә әзер тору сыйфатлары һәм хәерле белем белән бүләклә.
❤️❤️❤️
Йә Раббым, минем балаларымны түбәнлеккә төшүдән һәм оятка калудан сакла. Раббым, аларга шундый шатлык бир, ул мине дә бәхетле итсен. Аларның күрү, ишетү сәләтен, сәламәтлекләрен ныгыт, аларга камил акыл, зиһен һәм югары әхлаклылык сыйфатларын насыйп ит! Балаларым Кыямәт көнендә минем хаерле дәлилларем булсыннар! Әмиин!
❤️❤️❤️
1 person reacted
84 views
Хәтерегездә булса,элек кешегә кергәч, йорт - җиргә иминлек,муллык,бәрәкәт, йорт хуҗаларына
сәләмәтлек, кайгысыз - хәсрәтсез гомер теләп дога кылу бар иде.Show more Бик матур гадәт иде.
Хәзер заманалар башка, кешегә керү дә сирәк күренеш, утырып дога кылу да онытылып бара.
Шул доганы искә төшерик әле.

Йортка (нигезгә) дога кылып теләк теләү.

Аллааһүммә раббәнәә әңзилнәә мүңзәләм мүбәәракә үә әңтә хайруль мүңзилиинә раббәнәә әәтинә фиддүньйәә хәсәнәтә үә фил әәхыйрати хәсәнәтә үә кыйнәә гәзәәбә ннәәр.

Әй, рәхимле, шәфкатьле Раббым, җирләр дә, күкләр дә Синең әмереңә буйсына! Бөтен сөенечләр һәм хәсрәтләр Синең кулыңда! Әй, Раббым, теләгән бәндәләреңә һәм теләгән җирләргә Син бәрәкәтләр иңдерәсең! Теләсәң, ул бәрәкәтләрне ала да аласың. Әй, Раббым, шушы нигезләргә бәрәкәтеңне, рәхмәтеңне, нурыңны һәм сакчы фәрештәләреңне иңдер. Шушы нигездә яшәүче бәндәләреңнең тәннәренә — сихәт, җаннарына — тынычлык, калебләренә хидәят нурын иңдер һәм араларына өлфәт мәхәббәтләр насыйп ит.

Әй, Хафиз булган Аллаһ, аларның нигезләрен һәм үзләрен күзләр күрә алган һәм күрә алмаган бөтен начарлыклардан сакла! Бигрәк тә ут бәлаләреннән, су басулардан, җил-давыллардан, каракларның начар эшләреннән сакла! Шушы нигезләрендә сөенеп, шатланып, киң ризыклар белән ризыкланып озын гомерләр яшәүләрен насыйп ит.
0 people reacted
71 views
78 people reacted
343 views
На 💯 согласна!!!
1 person reacted
478 views