Йөрәгемдә синең эзләрең...
Мин югалттым сине күп ел элек,
Show more
Йолдыз идең бит син күгемдә,
Эз калдырдың минем йөрәгемдә,
Онытырлык түгел бүген дә.
Очрыйсың да минем юлларымда
Сораулы карашың төбисең,
Ник җибәрдең мине үз яныңнан
Дип әйтергә кебек телисең.
Җибәрмәдем сине,җибәрмәдем
Кеше сүзе безне аерды,
Нахак сүзләр арабызга керде,
Канатларны безнең каерды
Аңлаша да алмадык бит икәү
Утлы өермә безне бөтерде,
Кайнар идек,артык горур идек
Шулар аерылуга китерде
Юллар китте безнең ике якка,
Ләкин калды йөрәкләр бергә,
Яшьлек мәхәббәте онытылмый
Шуны сакларбыз без гомергә.
Ерактагы якын йолдыз булып,
Миңа һаман нурың сибәсең.
Үзең яратасың, минем дә бит
Яратканны сине сизәсең
Минем йөрәгемдә бит син һаман,
Мин дә синең йөрәк түреңдә,
Тормышта без аерым булсак та,
Парлы йолдыз икәү бүген дә.
Шигапов Рифат
01/01/2021