147 people reacted
1.9K views
С днём России!!
1/2
121 people reacted
1.4K views
Җиңу таңы атты

79 тапкыр -Җиңу таңы атты. Show more
Тик шулай да сугыш бетмәгән..
Әбиләрнең күз яшЬләре һаман
Сөйгәннәрен көтеп, кипмәгән..
Сугыш яланыннан картәтиләр
Өйләренә кайтып җитмәгән..
Җиңү көне килде илебезгә
Сугыш кына һаман бетмәгән..
Кемдер әле төнен йоклый алмый
Бомбаларның ишетеп тавышын
Бу канкойгыч сугыш миллионлаган
Кешеләрнең кисте язмышын.
Тик сынмады, сыгылмады илем
Кол булмады ,камыт кимәде..
Тыныч тормыш җиңел бирелмәде..
Җиңү көне җиңел килмәде..
Сугыш яланында, тылда, басуларда
Гади халык җиңде дошманны!
Үз-үзләрен аямыйча,- бергә
Үтәделәр намус кушканны..
Җиңү көне килә ничәнче яз.
Ветераннар саны бик сирәк..
Безгә тыныч тормыш яулап биргән
Бездән сезгә хөрмәт нык кирәк..!
79 тапкыр -Җиңү таңы атты.,
Тик шулай да сугыш бетмәгән..
Сугыш бетәр иде ,хәбәрсезләр
Өйләренә кайтып җитмәгән..
Сугыш бетәр ,бәлки,шул вакытта
Соңгы солдат табып күмелсә..
Әбиләрнең кайнар күз яшЬләре
Соңгы тапкыр җиргә түгелсә.
Илем үсә ,үргә күтәрелә
Күңелләрдән китми үткәннәр
Җиңү көнен бәйрәм итәр өчен
Үлгәннәрне онытмыйк ,исәннәр!!!
79-ел Җиңү яулап биргән
Картәтиләр һаман хәтердә!
Тыныч тормыш бездә хөкем сөрә
Һәр минутын аның кадерлә.
Җиңүчене илем хәтерлә!!!!!
И Гаскар
53 people reacted
882 views
50
Гомер юлы аккан судай
Бик тиз үтә дә китә.
Күз ачып йомган арада
50 яшь килеп җитә.
50 яшьтә акылын да
Яшеңне куып җитә.
Тик куңел генә картаймый
Һаман сөю наз көтә.
50 яшь ул, яшьне –картка
Аеру бер билгесе.
Яшьләрдән-яшьлек көзгесе
Өлкәннәрдән өлгесе .
50 яшьтә уткәннәргә
Бәя бирергә вакыт.
Карап торасың көзгегә
Елмаеп һәм шаккатып.
Узган гомер кире кайтмый
Кайта бары истәлек.
Шул истәлек мизгелләре
Көндә тора өстәлеп.
50 лледә бит урыны белән
Сыкрап куя биле дә.
Ләкин горур алга карыйм
Мин бит хәзер ИЛЛЕДӘ!
Янымда якын кешеләр
Гүзәлем һәм балалар.
Әнием һәм туганнарым Show more
Миңа бик якын алар.
Сезнең белән мин әзермен
Яшәргә 50 тагын.
Тик сезнең белән гомернең
Тоям бәхетле чагын.
И Гаскар.
160 people reacted
3.4K views
С днём рождения! 🤗🎈🥳
1 person reacted