Онытмагыз әткәй каберләрен,
Яннарына ешрак барыгыз.
Яңгыр юган "юрган" туфракларын,
Show more
Җыеп алып - кабаттан салыгыз!
Онытмагыз әткәй каберләрен,
Алар янга ешьрак кайтыгыз.
Чүп үләннәр үсмәсеннәр өчен,
Чәчәк орлыклары салыгыз...
Аралар ерак диеп онытмагыз,
Әткәйләрнең белик кадерен.
Газиз әткәйләрне онытмыйча,
Кадерләп саклыйк алар каберен.
Безнең өчен күз яшләре булып,
Каберләргә явар яңгырлар.
Әткәйләрен газиз танучылар,
Зиратларга һәрчак кайтырлар.
Хәлдән килеп исән чакта дуслар,
Каберләргә тырышыйк кайтырга.
Безгә дә бит бирелмәгән мәңгелек,
Еллар алып барыр картлыкка...
Картлык килде диеп кайгырмагыз,
Өммәтләрне тапшырыйк балага.
Әткәйләрне кадерләгән булса,
Безнең янга килер - алар да...
Онытмагыз каберләрне дуслар,
Зиратларга ешьрак кайтыгыз.
Безнең дә бит күчәсе бар бакыйлыкка,
Яшь буынга акыл салыгыз...
Илдар Сабирҗанов