112 posts

Кеше башларына кайгы төшсә
Хәлләренә керми үтмәгез,
Ике көнлек кенә бу дөньялар, Show more
Ярдәм кулы сузып яшәгез!
Масаймагыз! кеше ярлы булса,
Читтән аны мыскыл итмәгез,
Байлык кына бәхет китерә алмый,
Күңел байлыгында яшәгез!
Гарипләргә усал карамагыз,
Ким- хур итеп үзен сизмәсен,
Көлгәнеңне күреп, бер Ходаем
Сина шундый жаза бирмәсен!
Ятим балаларны сез какмагыз,
Алар язмышлардан кагылган,
Үзебезнең итәк тулы бала
Кемнәр белә, ниләр язылган?
Тормышларга шөкер итеп яшик,
Мәрхәмәтлек хисен кызганмый,
Тик бер генә яшибез без жирдә
Яшик кадерен белеп булганнын.
(автор ?)
19 people reacted
959 views
Фая Агадуллина
7 people reacted
689 views
Post deleted
4 people reacted
559 views
3 people reacted
444 views
2 people reacted
373 views