10 posts

Минем эзләрем дә калыр җирдә,
Гөл өстеннән үтмәс эзләрем!
Мин бу җиргә килгәнемнән бирле Show more
Гел матурлык кына эзләдем.

Һәр кешедә бер матурлык яши,
Яңгыр көтеп яши бөре дә.
Ләйсән булып ява алу кирәк,
Кеше матурлыгын күрергә.
9 people reacted
429 views
Бала кайгысыннан зур кайгы юк,
Таза гына булсын балалар!
Ничә айлар карынында йөртеп, Show more
Үстерә бит аны аналар.

Күзләренә карап «Әни» диеп,
«Ярдәм ит» – дип дәшсә баласы,
Аның өчен утка керергә дә
Йөз мәртәбә әзер анасы!

Чыелса да баласының кулы,
Өреп-өреп бәйли ярасын.
Бар чирләрне тик үзенә алып,
Таза итер иде баласын!

Бар ташларны җыеп, баласының
Гөлләр түшәр иде юлына.
Тик бәхетләр генә бирер иде,
Килсә әгәр ана кулыннан.

Әй, Ходаем, кырыс бу дөньялар
Балаларны безнең какмасын!
Начар эштән, явыз бәндәләрдән,
Балаларны Ходай сакласын!

Флёра Шарипова
2 people reacted
27 views
МӨХӘММӘД ПӘЙГАМБӘРНЕҢ
(салләллаһү гәләйһи үә сәлләм)
АЛТЫН КИҢӘШЛӘРЕ

ӨЧ ТӨРЛЕ МӨНӘСӘБӘТНЕ ДӘВАМ ИТТЕРЕП ТУКТАТМАГЫЗ:
1) Туганнар белән
2) Күршеләр белән
3) Дуслар белән
ӨЧ ТӨРЛЕ СЫЙФАТНЫ ҮЗЕГЕЗДӘ ДАИМИ БУЛУЫН КАЙГЫРТЫГЫЗ:
1) Сабырлык
2) Гафу итә белү
3) Рәхмәтле булу
ӨЧ НӘРСӘНЕҢ ЧИСТАЛЫГЫН САКЛАРГА ТЫРЫШЫГЫЗ:
1) Йөрәкнең
2) Киемнең
3) Фикерләрнең
ӨЧ УҢАЙ ГАДӘТКӘ НЫК ТОТЫНЫГЫЗ:
1) Елмаю
2) Садака бирү (мохтаҗларга булышу)
3) Шат күңеллелек (оптимизм)
ӨЧ НӘРСӘ ТУРЫНДА ГЕЛ УЙЛАГЫЗ:
1) Мәңгелек тормыш турында
2) Аллаһның рәхимлелеге турында
3) Кылган гамәлләр нәтиҗәсе турында
ӨЧ ТӨРЛЕ ГӨНАҺТАН ЧИТЛӘШЕГЕЗ:
1) Гайбәттән
2) Тәкәбберлектән
3) ЯлкаулыктанShow more
ӨЧ ТӨРЛЕ НӘРСӘГӘ ИЯ БУЛЫГЫЗ:
1) Максатчанлык (куелган максатка ныклап омтылу)
2) Һөнәрчелек (нинди дә булса һөнәрне бик яхшы үзләштерү)
3)Үз-үзеңне тәртиптә тота белү (самодисциплина)
ӨЧ ТӨРЛЕ НӘРСӘДӘН АРЫНЫГЫЗ:
1) Көнчелек
2) Ачу кабарып кызып китү
3) Ялган

Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде.
1 person reacted
45 views
Инде беләм: бу тормышта
Усал булырга кирәк.
Хәтта иң усалларга да
Мисал булырга кирәк!

Тыйнакларга көн юк бездә,
Әрсез булырга кирәк…
Чукынып китсен дөньясы,
Гамьсез булырга кирәк!

Мөлаемлык кирәк түгел,
Кырыс булырга кирәк.
Нечкә күңел белән авыр,
Корыч булырга кирәк.

Моңлыларга яшәү кыен,
Моңсыз булырга кирәк.
Тизрәк баеп калыр өчен
Комсыз булырга кирәк.

Бакыр булсаң да, мөнбәрдә
Алтын булырга кирәк.
Безнең халык ышана ул
Болтун булырга кирәк.

Кеше төсле яшим, дисәң,
Карак булырга кирәк..
Кирәк, ләкин азрак кынаShow more
Саграк булырга кирәк.

Гомумән, шәп кешеләрдән
Ерак булырга кирәк.
Иң әйбәте бу дөньяда-
Дурак булырга кирәк!

Ә мин дурак булалмадым,
Бик аңлыйм, бик тә кирәк!
Ләкин дурак булыр өчен
баш җитми - акыл кимрәк…

Роберт Миңнуллин
11 people reacted
334 views
СИЛЬНЫХ НЕ ЛЮБЯТ — ОНИ НЕУДОБНЫ.
ИМИ НЕЛЬЗЯ УПРАВЛЯТЬ, ОНИ СЛЫШАТ СЕБЯ, ЗНАЮТ, ЧЕГО ДОСТОЙНЫ, И НЕ ГОТОВЫ ОТ ЭТОГО ОТКАЗЫВАТЬСЯ. Show more

Внутри у них якоря, которыми они прочно держатся за желание жить без грязи и быть счастливыми вопреки всему. Внутри у них крепкие корни, которые нельзя вырвать или разрушить.

Также невозможно разрушить и их железные принципы, чувство собственного достоинства, мораль и веру в самих себя.

Сильные люди способны выдержать любую правду, удары судьбы, пытку предательства, и шторма из собственных эмоций в одиночку. Они не боятся боли, ибо, пережив войну в собственном сердце и пройдя через личный ад, научились превращать раны в мудрость и наслаждаться жизнью, сохранив в сердце красоту и доброту.

Сильные не маячат на чужих дорогах, не торгуют счастьем. Не вымаливают любовь. Но если мир и пошлёт им это чувство, примут его как великий дар и никогда не предадут того, кого любят.

Они живут честно, поступают по совести. Не бравируют своей историей, не учат других жить, а предпочитают углублять и развивать себя.

Сильные несут свою ответственность, не перекладывая её на чужие плечи, отвечают за сказанное и сделанное ими, а в падениях винят только себя, извлекая из ошибок уроки. Они умеют делать правильные выводы вместо пустых сожалений.

Разборчивы во всём - их нельзя прогнуть, навязать что-то против их желания и воли, никогда и ни при каких условиях. А ещё они умеют уходить. Однажды и навсегда.

Не испытывайте их чувства, характер и терпение на прочность. Сломаетесь.

Лия Русс
5 people reacted
293 views